news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендәге Иске Ярмәктә авыл көне узган

Самара өлкәсендәге Иске Ярмәктә авыл көне узган
Фото: «Бердәмлек» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

Самара өлкәсендә чыгучы «Бердәмлек» газетасында Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим «Корбан Фест» авыл бәйрәме турында язган.

27 июльдә Иске Ярмәк авылында, табигатьнең иң матур почмагында - Суык су (Сок) елгасы буенда «Корбан Фест» дигән авыл бәйрәме үткәрелгән. Чара Гаилә көне уңаеннан оештырылган һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм истәлегенә багышланган.

Азан тавышы һәм сүрәләр белән башланып, озак еллар дәвамында үрнәк булып яшәгән гаиләләрне, авыл тормышында актив катнашкан кешеләрне, юбилярларны тәбрикләгәннән соң, бәйрәмне күңел ачу программасы дәвам иткән. Милли көрәш, мәйдан уртасында узган күмәк уеннар һәм башка төрле чаралар тәмамланганнан соң, дүрт йөзгә якын кешене тәмле корбан шулпасы һәм пылау белән сыйлаганнар.

«Шундый матур бәйрәм оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән барлык иганәчеләргә, оештыру комитеты әгъзаларына, катнашучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм. Бәйрәм бик күңелле үтте, Аллага шөкер! Киләсе елларда да шундый чаралар уздырырга насыйп булсын иде дигән теләктә калам», - дип яза хәбәрендә Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.

news_right_1
news_right_2
news_bot