news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендәге Гали авылында «2026 елның татар малае һәм татар кызчыгы» сайланды

Самара өлкәсендәге Гали авылында «2026 елның татар малае һәм татар кызчыгы» сайланды
Фото: samtatnews.ru

26 мартта Самара өлкәсендәге Гали авылы мәктәбендә беренче сыйныф укучылары арасында «2026 елның татар малае һәм татар кызчыгы» дигән конкурс программасы узды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Конкурс татар телендә, яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, татар халкының мәдәни мирасына тарту, эстетик тәрбия бирү, башкару осталыгын арттыру максатларында үткәрелде.

Барлык катнашучылар да бик талантлы һәм бик тә килешкән иделәр. Оештыручыларга, катнашучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot