news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә шагыйрь Зыя Ярмәки исемендәге сквер ачылды

Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылында шагыйрь Зыя Ярмәки исемендәге сквер ачтылар. Территорияне төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча башкарылды. Әлеге максатларга «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча 1 млн 800 мең сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Бакча территориясендә брусчаткадан салынган юлларны төзекләндерделәр, койма, эскәмия, урна урнаштырылды, чәчәклек ясадылар. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Зыя Ярмәки исемендәге сквер - ял зонасы. Биредә олылар һәм өлкән яшьтәгеләр ял итә ала, шулай ук балаларга күңел ачу куркыныч түгел. Җәй көне биредә 30-40 бала җыела.

  • Шагыйрь Зыя Ярмәки (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров) – 1887 елның 9 (яңа стиль белән 21) гыйнварында элекке Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзер Самара өлкәсенең Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Зыя Ярмәкинең актив иҗат эшчәнлеге 1911–1915 елларга карый. Аның шигырьләре Тукай шигъри мәктәбе үрнәгендә, классик татар поэзиясе һәм халык җырларына хас ритмик үлчәмдә язылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100