news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә яңа өйләнешкән парлар Сәләй Вәгыйзов музеена килеп фотога төшә

Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Сәләй Вәгыйзовның йорт-музее бар. Сәләй Вәгыйзов — хатыны Рәмзия белән бергә татар Әлифбасын эшләгән кеше. Самара өлкәсендә кәләш белән кияү никах үткәрәләр, аннары «Әлифба» музеена киләләр. Бу хакта «Самар татарлары»яза.

Яшь парны музей җитәкчесе Нурания Абзалова каршы ала, экскурсия үткәрә, «Әлифба» авторларының тормышы һәм аларның үз мәхәббәтләрен ничек саклап калулары турында сөйли.

Шуннан соң яшьләр фотосессия оештыра, аларга истәлекле сувенир — музей умартасы балы салынган савыт-саба тапшыралар.

«Һәрчак өстәлдә торсын, ә яшь пар гаиләнең изге икәнлеген, аның һәрберебезнең тормышында иң ышанычлы причал булуын истә тотсын өчен», – дип уртаклаша Нурания Абзалова.

Күптән түгел музейга 7 нче пар — Алмаз һәм Ләйсән Кәлимуллиннар кунакка килде. Алдагы парларның 7 баласы туган инде. Һәм бу бик символик күренеш, чөнки татарларда җиде саны —изге һәм Исламда ул камиллекне символлаштыра, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100