news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә ун сыер тотучы Вәлимә апа сере: Йокларга соңрак ята­сың, иртәрәк торасың

Самара өлкәсендә ун сыер тотучы Вәлимә апа сере: Йокларга соңрак ята­сың, иртәрәк торасың
"Бердәмлек" газетасы

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Эше барның — ашы бар» дигән язмасы чыкты.

Халыкара хатын-кызлар көне, Әниләр көне — барыбызга да таныш һәм якын бәйрәмнәр. Ә Халыкара авыл хатын-кызлары көне турында ишеткәнегез бармы? Бу — авылда яшәүче һәм эшләүче асыл затларыбыз бәйрәме. Ул ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм идеясе 1995 елда Пекинда узган хатын-кыз­лар конференциясендә туган һәм бары тик 2008 елда гына рәсми статус алган. Ул авыл хезмәткәрләренең авыр эшен күрсәтү һәм азык-төлек индустриясе, сәнәгать үсешенә керт­кән зур өлешләрен тиешле бәяләү максатыннан булдырылган. Монда игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә эшләүче хатын-кызлар гына түгел, авылда яшәүче укытучылар, табиб­лар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре дә күздә тотыла.

Авылга караганда, шәһәрдә яшәве һәм эшләве уңайрак бит инде. Шуңа күрә, күпләр туган авылларын ташлап, шә­һәр тормышын сайлыйлар. Әм­ма, шәһәр авылдан башка яши алмый, без барыбыз да моны яхшы аңлыйбыз. Нәкъ менә иртә таңнан караңгы төн­гә кадәр басу-кырларда иген игүче, яшелчә һәм җиләк-җи­меш үстерүче, кошчылык һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәт итүче авыл халкы илебезне азык-төлек белән тәэмин итә. Хәтта авыр сугыш елларында да авыл хатыннары илне һәм фронтны тукландырган, ир-ат эше хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. Һәм алар сынатмаганнар. Бүген дә җир җимертеп дөньяны алып баралар. Хатын-кыз – гаилә тоткасы, димәк, авылны бар итеп торучы да ул.

Шушы матур бәйрәм уңа­еннан Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында туып-үскән һәм шунда гомер иткән Вәлимә апа Садриева белән сөйләшеп алдык.

Ул күп балалы гаиләдә бишенче бала булып туган. Алар алтысы да кечкенәдән эшкә өй­рәнеп, тәртипле, ярдәмчел, әдәп­ле балалар булып үскән­нәр.

- Әти-әни, абый-апалар кырда эшләсә, өй эшләре, маллар карау без — кечкенәрәкләр өстендә иде, — дип искә ала Вәлимә апа.

Әңгәмәдәшем урта мәктәп­не тәмамлап, шәһәргә укырга китәргә җыенып йөргән вакытта кинәт кенә әниләре авырып китә. Йорт эчендәге бөтен эш, хуҗалык мәшәкатьләре Вә­лимәгә кала. Шулай итеп, кыз авылда калырга мәҗбүр була, төрле колхоз эшләрендә эшли башлый. Бераздан шәһәрдә яшәүче олы абыйсы гаиләсен алып, әнисен карарга кайта. Ә Вәлимә 1979 елда Миргазиян исемле авылдашына кияүгә чыга. Тормыш иптәшенең гаи­ләсе тагын да зуррак — алар унбер бала үскәннәр.

Ул заманнарда чит рес­публикаларга бәхет эзләп ки­түчеләр күп булган. Вәлимә бе­лән Миргазиян да Урта Азия­гә китәләр. Анда ике улла­ры Рафаэль һәм Руслан туа. 13 ел Ленинобад шәһәрендә яшәгәннән соң, Садриевлар авыл­га күченеп кайталар. Чөнки Мир­газиянның әтисе вафат бу­ла, ә васыятендә улының туган нигезенә кайтуын язып калдырган…

- Менә шул вакыттан бирле без җан-тәнебез белән авыл тормышына бирелгән кеше­ләр, — дип елмая Вәлимә ханым. — Кайту белән колхозда эш­ли башладык, колхоз таралгач, шәхси хуҗалыклар барлык­ка килә башлады. Безнең гаи­ләләр гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнгәнгә, без дә ирем белән шул юнәлешне сай­ладык. Бүгенге көндә 30 — 35 баш малыбыз бар, шуларның унысы — савым сыеры.

- Шулкадәр сыерны савып, сөтләрен урнаштыру кыендыр инде?

- Эшнең кайсысы да җиңел түгел. Сыерларны саву аппа­ратлары сава. Сөттән каймак, май, катык, корт, ике төр­ле сыр ясыйм. Аларны һәр чәр­шәм­бедә район үзәгенә илтеп сатабыз. Мактанып әйтүем түгел, безнең продукцияне чират торып алалар. Күптәнге һәм даи­ми клиентларым да шактый. Авылдашлар мин ясаган корт­ны бик яраталар. Хәтта Сама­раның Җәмигъ мәчетендә мәҗ­­лесләр уздырганда килеп корт­ны миннән алалар. Мине бала чактан эшкә өйрәтеп үс­тер­­гәннәре өчен әнием Бәд­ри­җамал белән әтием Гайзуллага чиксез рәхмәтлемен. Урын­нары оҗмахта булсын мәр­хүм­кәйләремнең.

- Вәлимә апа, ун сыер бир­гән 150 — 200 литр сөтне эш­кәртүе ай-һай кыен. Күпме ва­кытны ала, барысына да ни­чек өлгерәсез? Бәлки берәр сере бардыр?

- Әйе, эше күп инде. Сере дә бар — йокларга соңрак ята­сың, иртән иртәрәк торасың. Тәүлектә егерме дүрт сәгать тү­гел, күбрәк булса әйбәтрәк булыр иде, — дип шаярта танышым. — Элек сыерларыбыз күбрәк тә иде, бераз киметергә туры килде. Алар ел әйләнәсе саудыралар, шуңа күрә без ял көне, отпуск дигән нәрсәләрне белмибез дә. Кайвакыт атна­ның кайсы көне икәнен дә онытып җибәрәбез. Шәһәрдә заводларда, төрле фирмаларда эшләүчеләр биш көн эшлиләр дә ике көн законлы рәвештә ял итәләр. Ә безгә андый нәрсә турында хыялланырга да юк.

Бервакыт авырып киткәч, сы­ер савучы ялларга туры килде. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң, эш авыр дип, ул да китте. Урта яшьләрдә иде ул, ә яшьләр ялланып эшләү түгел, үзләре өчен дә сыер, мал тотарга те­ләмиләр. Кибеттән бер литр сөт сатып алсак, безгә җитә, диләр. Күбесе тавык асрарга да авырсыналар. Ә минем өчен тавыклар кеткелдәве, әтәчләр кычкыруы ишетелмәсә, дөньяның яме юк сыман.

- Әле бакчагыз да зурдыр? Яшелчә дә үстерәсезме?

- Зур, барысын да үстерәбез. Тормыш иптәшем белән икәү алып барабыз инде хуҗалыкны. Рафаэль улыбыз да авылда яши, ул нык ярдәм итә. Җае чыккан саен Русланыбыз кайтып булыша. Алланың рәхмәте яусын аларга. Миргазиян белән кулга-кул тотынышып, бер юлдан атлый башлаганыбызга кырык өч ел була. Ул һәрвакыт минем ышанычлы терәгем, яр­дәмчем, киңәшчем булды. Ирем бик матур итеп гармунда уйный, җырлый. Авылда узган бер генә чара да бездән башка узмады дисәм дә, ялгыш булмас. Эш күп булса да, мәдәни тормыштан читтә калмаска тырышабыз. Мин үзем дә җырларга яратам. Җыр-моң белән арыганлык та сизелми, күңелсез уйлар да китеп югала, дөньяда яшәве дә җиңелрәк кебек тоела башлый.

Җиләк, гөмбә җыярга яратабыз. Хәзер әле менә нәкъ гөмбә вакыты. Күп итеп гөмбә җыябыз.

- Аның да эше күп бит!

- Булса ни? Эше барның — ашы бар, диләр. Эшсез берни дә булмый. Аның каравы, кыш буе рәхәтләнеп гөмбә ашыйбыз, — ди, канәгать елмаеп, Вә­лимә апа. — Авыл җирендә яшәп, яшелчәләрне, урман байлыкларын кешедән сатып алу дөрес түгел инде ул. Без үзебезне тәэмин итәрлек тә, якыннарыбыз белән бүлешерлек итеп тә әзерләргә күнеккән. Аллага шөкер, барын да бүлешәбез, авырлык килсә дә, куанычлы вакыйгалар булса да, бергә ки­черәбез. Бөтен туганнарыбыз белән дә бик тату яшибез, — ди әңгәмәдәшем.

Авыл халкы Вәлимә апаны уңган хуҗабикә, оста пешекче, ярдәмчел күрше, киң күңелле, юмарт кеше дип бәялиләр. Ә мин әңгәмә барышында аны йомшак күңелле, хайваннарны, табигатьне, авыл тормышын чын күңелдән яратучы кеше буларак та таныдым. Яше алт­мыштан узган булса да, арыдым, малларны бетерергә инде, эшләгәнебез җиткән ди­ми. Киресенчә, эшсез торуны күз алдына да китәрә алмый.

- Иртән торып йортка чыккач, сызылып аткан таң белән сокланам, яңа көнгә куанам, сыерларым белән исәнләшеп, сыйпап алам үзләрен. Матур сүзләр әйтеп, мактап куям. Ирем кайвакыт, сыерларыңа мин­нән дә күбрәк игътибар би­рәсең, дип шаярта. Ничек аларны яратмыйсың ди инде?! Алар бит җан ияләре, тукландыручыларыбыз…

Әйе, авылда яшәү җи­ңел түгел. Шәһәрдә туып үсү­челәрнең төшенә дә кермәгән көндәлек авырлыкларны ба­ры тик көчле рухлы авыл ха­тын-кызлары гына җиңә ала, минемчә. Сәламәт булыгыз, һәр­вакыт нәфис зат булып калыгыз, йөзләрегездә шатлыклы елмаю балкысын. Рәхмәт сезгә, авыл хатын-кызлары!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100