news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә төнлә 40 тан артык БПЛА бәреп төшергәннәр

Узган төндә Татарстан белән күрше Самара өлкәсендә 40 тан артык БПЛА юк ителгән. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте.

«Безнең территориягә Украинаның чираттагы һөҗүме булды. Хәрби һәм мобиль ут группалары төне буе дошман БПЛАларын бәреп төшерү өстендә эшләделәр. Барлыгы 40 тан артык пилотсыз очкыч юк ителде», – дип язган Федорищев социаль челтәрләрдә.

Һәлак булучылар юк. Сәнәгать предприятиеләренең берсе зыян күргән һәм торак йортларның пыялалары ватылган.

Хәзерге вакытта һөҗүм нәтиҗәләре турында мәгълүмат җыю дәвам итә, оператив штаб эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot