Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендә төнлә 20 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Төнлә һава һөҗүменә каршы оборона дежур көчләре 64 Украина самолет тибындагы пилотсыз очучы аппаратын юк иткән. Очкычлар иң күбе (20 очкыч) Самара өлкәсендә бәреп төшерелгән, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.
Моннан тыш, сигез пилотсыз очкыч Воронеж өлкәсендә һәм шуның кадәр үк БПЛА Саратов өлкәсендә юк ителгән. Мәскәү өлкәсендә җиде аппарат, шул исәптән Мәскәүгә таба очкан биш аппаратын бәреп төшерелгән. Рязань һәм Ростов өлкәләрендә алтышар, Тула өлкәсендә өч, Белгород өлкәсендә ике БПЛА юк ителгән. Курск, Калуга, Пенза һәм Тамбов өлкәләрендә берәр пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Кичә ведомство көндез Татарстанда биш БПЛА бәреп төшерелү турында хәбәр итте. Республикада өченче көн рәттән пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә. Шул ук вакытта аэропортлар эшенә чикләүләр кертелү турында хәбәр ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз