news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туена егерме меңнән артык кеше килде

4 июньдә Самара шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә 20 меңнән артык кеше катнашты. Быел Самарада Сабан туен 33нче тапкыр билгеләп үттеләр. Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендәге Самараның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Сабан туенда Татарстаннан килгән кунаклар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары – аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һ.б. бар иде.

Фәрһад Латыйпов халыкны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул татарлар күпләп яши торган урыннарда мондый чаралар үткәрүнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм барысын да Сабан туе белән тәбрик итте.

Шулай ук Фатих Мортазин исемендәге премияләр, Самара өлкәсе губернаторының мактау билгеләре дә тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы аппараты җитәкчесе татар мәдәниятенең атказанган эшлеклеләрен конгресс медальләре белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100