news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә «Татар кызы – 2026» халыкара конкурсының төбәк этабы башланды

Самара өлкәсендә «Татар кызы – 2026» халыкара конкурсының төбәк этабы башланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Самара өлкәсендә «Татар кызы – 2026» халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең төбәк этабы башланган. Бу хакта Самара татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Конкурсның максаты – татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасыбызны тапшыру, аларның интеллектуаль сыйфатларын, иҗади сәләтләрен үстерү һәм чын татар кызы образын формалаштыру, диелә хәбәрдә.

I этап – сайлап алу. Кызлар читтән торып катнашачак.
II этап – финал:

  • үзең белән таныштыру,
  • интеллектуаль этап,
  • иҗади этап,
  • дефиле.

Конкурста җиңүче кыз «Татар кызы» халыкара конкурсының Казанда узачак ярымфиналында Самара өлкәсен тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot