news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә Сәләй Вәгыйзов музей-йортында кул эшләре күргәзмәләре ясаганнар

30 ноябрьдә Самара өлкәсенең Байтуган авылында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музей-йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Әниләр көне уңаеннан кул эшләреннән күргәзмәләр үткәрелде, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.

Чигү эшләре күргәзмәсендә Гөлнур Абзалова картиналары тәкъдим ителгән. Анда төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләр сурәтләнгән, кошлар чигелгән, балаларны җәлеп итеп торган керпеләр, тиеннәр һәм башка җәнлекләр бар. Мария Воробьеваның ыргак белән бәйләнгән яулыклары да биредә куелган.

Байтуганга 50 ел элек башлангыч сыйныф укытучысы булып килгән Ираида Овчинникова лаеклы ялга чыккач, чигү белән шөгыльләнә башлый. Биредә аның картиналарын күрсәткәннәр. Альбина Сафиуллина бәйләп ясалган куяннар алып килгән.

Күргәзмәне авылдашлары белән бергә Камышлы, аннан Төньяк районнан, Похвистневодан килгән кунаклар караган. Соңыннан Сәләй Вәгыйзов музей-йортында Гөлфия Ибәтова пешергән милли ризыклар белән чәй эчкәннәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100