Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендә милли спорт төрләре буенча IV «Без – татарлар» спартакиадасы узды
31 октябрь – 1 ноябрь көннәрендә Самара өлкәсенең Камышлы авылында татар халкының милли спорт төрләре һәм халык уеннары буенча IV «Без – татарлар» спартакиадасы узды. Ике көн дәвам иткән ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләре үзара көч сынашты. Спартакиада барлыгы йөз катнашучыны берләштерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына сылтама белән Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасы хәбәр итте.
Спартакиада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Самара өлкәсенең Камышлы муниципаль районы хакимияте тарафыннан оештырылган.
Быелгы Спартакиада программасына сигез төрле ярыш кертелгән: татарча көрәш, таяк тартышу, кул көрәштерү (армрестлинг), табарлы, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, гер күтәрү һәм бер аякта көрәш.
Әлеге спорт чарасының төп максаты — татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицион уеннарын саклау, аларны яшь буын арасында популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук Россия төбәкләрендә яшәүче татар яшьләре арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту. Чара «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз