news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә гаилә кыйммәтләренә багышланган мөселман форумы була

14 октябрьдә Самарада «Традицион гаилә кыйммәтләре һәм хокукый нигезләр» мәдәни-агарту мөселман форумы узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Чараны Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе, «Болгар мирасы» фонды, «Бердәмлек» гаилә ярдәм үзәге оештыра.

Ул гаилә кыйммәтләрен торгызу һәм саклау, мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

Чара программасында гаилә мөнәсәбәтләре культурасының актуаль темалары, ата-аналарның һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары, никах һәм аерылышу, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен саклауның һәм сәламәт яшь буын тәрбияләүнең әһәмияте турында сүз барачак.

Анда спикерлар Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Наил хәзрәт Биктаев, Ислам хәзрәт Яруллин, Әхмәд Әбү Яхья, Рөстәм Габделхаков, Дилфүзә Асанова, Мансур Усманов чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot