news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә футбол турниры булды

Самара өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә футбол турниры булды
Фото: https://tatar-congress.org

21 апрель көнне Самара өлкәсенең Камышлы авылында татар авыллары арасында футбол буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә турнир үтте. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.

Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов катнашучылырга зур рәхмәтен белдерде һәм Камышлы авылында сакланып килгән татар мохитенә сокланды. Киләчәктә шушы җирлектә милли спорт төрләре буенча Спартакиада үткәрү теләген дә белдерде.

Шулай ук ачылыш тантанасында Камышлы муниципаль районының мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Ризидә Тухбатшина, «Фортуна» спорт базасы җитәкчесе Рамил Якупов катнашты.

Барлыгы Камышлы районы җирлегеннән 7 авыл командасы катнашты. Беренче урынны «Фортуна» – Камышлы авылы егетләре алды, икенче урында Иске Ярмәк авылы яшьләре, өченче урынны Камышлы авылы ветераннары яулады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100