news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә «Дусларым бар» дигән кичә узды

Самара өлкәсендә «Дусларым бар» кичәсе булды. Аны Әлфия Сөләйманова студиясе оештырды. Чараның максаты - Самара татарларын берләштерү, таныштыру, берләшү. Анда кемдер үз тормыш иптәшен, кемдер бизнес буенча партнерлар таба.

Бу чараны хәләл ризыклы табында имам Ильяс хәзрәт Яруллин ачты. Ул яхшы башлангычка фатиха бирде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Мондый чараларны алып баручы Айрат Заһриев (Мәскәү) беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Ул эрудицияле һәм үз эшенең остасы. Кичәдә халык җырлары һәм биюләр кич буе дәвам итте. Кичәдә татар осталары күргәзмәсе оештырылды. Альбина Шәмсетдинова «Эмиз» йөзем орлыгы эчемлеген күрсәтте, гипстан ясалган йорт өчен эксклюзив декорны Алеся Юмаева тәкъдим итте, Альбина Мәхмүтовадан ясалган шоколад бүләкләре күргәзмәне бизәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot