Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендә дүрт бала югалган
Самара өлкәсенең Безенчук Бистәсендә шимбә, 20 декабрь кичендә югалган дүрт баланы эзләү бара. Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 10 яшьлек малай һәм 11, 10 һәм 5 яшьлек өч кыз югалган. Балалар урамга чыккан һәм билгеләнгән вакытка өйләренә кайтмаган.
Төнге сәгать берләр тирәсендә Безенчук районы буенча полиция бүлегенең бөтен шәхси составы күтәрелгән һәм эзләү операциясенә кушылган. Чараларга патруль экипажлары, участковыйлар, кинологлар, шулай ук җирле халыктан ирекле хезмәткәрләр җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз