Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендә беренче «Мишәр форум» татар яшьләре форумы узды
Самара өлкәсенең Шигон районындагы «Ромашка» ял базасында беренче «Мишәр форум» төбәкара татар яшьләре форумы узган. Чараны «Сызрань татарлары» берләшмәсе оештырган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сызрань татарлары» төркеме хәбәр итте.
Берләшмә рәисе Наил Йосыпов әйтүенчә, форум илнең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләрен берләштерү өчен мөһим мәйданчык булган.
«Без «Мишәр форум»ны 9 төбәктән килгән актив егет-кызларны таныштыру, аларга үз идеяләре белән бүлешү һәм уртак проектлар булдыру мөмкинлеге бирү өчен оештырдык. Без үзебезне кайда яшәвебезгә карамастан башка татарлардан аермыйбыз. Киресенчә, бу форум безне нәрсәләр берләштергәнен тагын бер кат күрсәтте: болар – телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз һәм традицияләребез», – диде ул.
«Сызрань татарлары» берләшмәсенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр җитәкчесе Элина Шестеркина билгеләп үткәнчә, чара төбәктә татар яшьләр хәрәкәтен үстерүдә зур адым булган.
«Яшьләр ягыннан зур кызыксыну күрәбез – егет-кызлар Сызрань, Мәскәү, Казан, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск, Чиләбе, Салехард, Төмән һәм Саратовтан килде. Әле бу беренче ел гына. «Мишәр форум» татар яшьләренең үз традицияләрен саклап калуы белән генә чикләнмичә, аларны үстерү өчен яңа форматлар табуы, аралашуы, тәҗрибә алмашуы һәм уртак проектлар булдыруы өчен оештырылды», – дип белдерде ул.
Катнашучылар Россиянең 9 төбәгеннән килгән. Программада белем бирү, команда белән эшләү һәм күңелле ял итү чаралары оештырылган. Оештыручылар һәм катнашучылар «Мишәр форум»ның фикердәшләр очрашу, яңа идеяләр туу һәм дуслар табу урыны булуын билгеләп үтте. Алга таба татар яшьләрен яңа вакыйгалар һәм яңа офыклар көтә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз