news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музей-йорты ачылуга 7 ел булды

Самара өлкәсендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музей-йортына 7 ел булды. Татар әлифбасы авторының Камышлы районы Татар Байтуганы авылында музей комплексы 2016 елның 18 ноябрендә ачылган иде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Бу дата Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә үткән беренче Вәгыйзов укулары белән туры килде. «Әлифба» авторлары гомер буе шунда эшләгән. Ирле-хатынлы һәм хезмәттәшләр Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова татар теле грамматикасын өйрәнү өчен 43 китап чыгарган.

«Вәгыйзов укулары кунаклары арасында музей-йортта берничә тапкыр булган кешеләр дә бар иде. Барысы да музей-йортның эшчәнлеге белән кызыксынды. 7 елда музей-йорт 2 яшьтән 90 яшькә кадәрге 17 меңгә якын кешене кабул иткән. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр, милләт кешеләре килде, әмма аларның барысын да күренекле якташыбыз Сәләй Вәгыйзовның тормышы һәм иҗаты, авыл тарихы белән кызыксыну берләштерә», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100