news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музеенда бал бәйрәме узды

Самара өлкәсендәге Байтуган авылында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музеенда бал бәйрәме узды Бу турыда «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Без үскәндә авылда умартачылар бар иде. Ел саен «баллы» айда Майбәдәр әби һәм Гыймай бабай Бәдриевлар безне яңа аертылган бал белән сыйлыйлар иде. 1990 елдан бирле бу яхшы традицияне без ирем белән дәвам итәбез. Элек балаларны өйдә җыя идек, ә хәзер бәйрәм Сәләй Вәгыйзов исемендәге музейда уза», – ди яза Камышлы районы Татар Байтуган авылындагы әлеге музей комплексы җитәкчесе Нурания Абзалова.

Бәйрәмгә авыл балалары белән бергә шәһәрдән әби-бабаларына кунакка кайткан балалар да килгән. Бал бәйрәмендә Тольяттидан Сабина, София, Гадел Кафиатулловлар, Самарадан Айнур һәм Дамир Фәтхуллиннар, Радмир Шәкүров, Камышлыдан Илсаф Шәйдуллин һәм Солтан Галиуллин булган.

«Бәйрәмдә Камышлы районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.М. Төхбәтшина һәм туризм секторы мөдире Ю. Р. Абрарова катнашты. Алар барлык балаларны да бүләкләр белән сөендерде. Бәйрәм Г.М. Ибәтова пешергән тәмле пироглар һәм хуш исле бал белән дусларча чәй эчеп тәмамланды», - дип яза Нурания Абзалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100