news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенә Украина дроннары һөҗүмендә бер кеше һәлак булган

Самара өлкәсе территориясендә 145 тән артык дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр иткән.

Губернатор сүзләренчә, Украина Кораллы көчләренең өлкәгә массакүләм һөҗүмендә бер кеше һәлак булган.

«Бер һәлак булучы бар. Аның гаиләсенә мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез. Мәгълүмат җыюны дәвам итәбез. Оператив штаб эшли», - дип язган Федорищев МАКС каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot