news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенә БПЛА һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булган

Самара өлкәсенә БПЛА һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте. Элегрәк ул һөҗүм вакытында зыян күрүчеләр бар, дип белдергән иде.

«БПЛА Новокуйбышевскига һөҗүм итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булган. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», - дип язган Федорищев социаль челтәрләрдә.

Территориядә эшләүче оператив штаб формалаштырылды, дип өстәгән Самара өлкәсе губернаторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot