Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсе «Сөембикә» татар сөйләм клубы беренче юбилеена әзерләнә
Самара өлкәсенең Тольятти шәһәре Милли мәдәниятләр китапханәсендә «Сөембикә» татар сөйләм клубының чираттагы очрашуы узды. Очрашу клубның беренче юбилеена әзерлек мәсьәләләренә багышланды, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.
Чара җанлы һәм күңелле аралашу форматында узган. Клуб җитәкчесе катнашучыларның уңышларына, клубныңэ ел дәвамындагы эшчәнлегенә һәм узган елгы дәресләргә анализ ясаган.
Очрашуда катнашучыларның барысы да татар алфавитын яттан белә, 6-7 яшьлек нәни катнашучылар татарча укый ала, диелә хәбәрдә.
Узган дәресләрдә Габдулла Тукай иҗатына игътибар бирелгән булса, бу юлы катнашучылар татар телендә «Шүрәле» мультфильмын караган.
Быел клуб үзенең беренче юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан тантаналы чара планлаштырыла. Клуб әгъзалары бәйрәмнең форматы турында фикер алышкан. Җылы очрашу чәй өстәле артында киләчәккә планнар турында сөйләшү белән тәмамланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз