news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә фитыр сәдакасы күләмен билгеләделәр

Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә узган чираттагы утырышта төбәктә Рамазан аен үткәрү тәртибенә багышланган утырыш үтте. Анда фитр һәм фидия сәдакаларының күләме расланды.

«Самара татарлары» сайты хәбәр итүенчә, быел фитр сәдакасының минималь күләме -150 сум, ә зәкят түләүчеләр өчен фитр-сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 800 сум тәшкил итә.

Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлеге булмаганнарга һәм аны икенче көнне тота алмаучылар өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

Бу сәдака күләме Мөхәммәд пәйгамбәр (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) сүзләре буенча һәм арпа, тары ярмасы, хөрмә  һәм йөзем җимеше бәясеннән чыгып билгеләнә.

Алтын буенча зәкят түләү өчен нисаб - 539 361 сум. Шулай ук 2022 елның 2 маена туры килә торган Ураза бәйрәмен бәйрәм итү көне дә расланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot