Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсе мөфтие «Син ялгыз түгел» социаль ярдәм үзәген 10 еллыгы белән котлады
Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Кыен булса, сезгә ярдәм итәчәкләр» дигән язмасы чыкты.
«Атна башында төбәгебездәге иң танылган җәмәгать оешмаларының берсе – «Син ялгыз түгел» (»Ты не одна») хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге 10 еллыгын билгеләп үтте.
Оешманың беренче юбилее аның җитәкчесе Ирина Серебрякованың туган көненә тәңгәл килде. Ул һәм аның ире – әлеге үзәкне оештыруның чишмә башында торучылар.
Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Ирина Серебрякованы һәм оешма хезмәткәрләрен шушы вакыйга белән котларга барды. Менә инде биш елдан артык Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте әлеге үзәк белән хезмәттәшлек итә. Шәһәребез мөселманнары авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар һәм аларның балалары өчен кием, ризык һәм башка кирәкле нәрсәләр җыялар. Шулай ук юридик һәм көндәлек мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм дә күрсәтелә.
Әйтергә кирәк, «Син ялгыз түгел» үзәге Самара өлкәсе өчен генә түгел, ә гомумән илебез өчен уникаль оешма булып тора. Балигъ булмаган балалы теләсә кайсы хатын-кыз, авыр тормыш хәлендә калса, бирегә мөрәҗәгать итә ала. Ә моның өчен сәбәпләр төрле булырга мөмкин – торак, акча булмау, эш урынын югалту, гаиләдәге җәбер-золым, балалар бик кечкенә булганга, эшкә урнаша алмау һәм башкалар. Шушы бер урында гына барлык кирәкле социаль ярдәм күрсәтелә.
Үзәктә социаль хезмәткәр кабул итә, үзләренең гуманитар складлары, балаларны карап торучылар бар. Монда мөрәҗәгать итүчеләргә юридик, психологик һәм гаилә консультацияләре дә бирелә.
Яшәү урыннары булмаган хатын-кызлар вакытлы торак, шулай ук ризык, беренче чиратта кирәк булган әйберләр белән тәэмин ителә. Самара өлкәсенең читтәге районнарында яшәүче хатын-кызларга да булышалар биредә. Гомумән әйткәндә, үзәктә комплекслы ярдәм каралган һәм, кызганычка, аңа ихтыяҗ зур: эшли башлаганнан бирле оешмага биш меңнән артык хатын-кыз мөрәҗәгать иткән инде.
Үзәккә килүчеләр тормышка җайлашалар, эшкә урнашалар, аларның үз-үзләренә һәм үз көчләренә ышанычлары арта, яшәү мәгънәсе барлыкка килә.
«Син ялгыз түгел» – хәйрия оешмасы, шуңа күрә монда олылар һәм балалар киеменә, ашамлыкларга һәрвакыт мохтаҗлык бар. Әле дә ярый башкаларның кайгысына, бәла-казасына битараф булмаган кешеләр хәлләреннән килгәнчә үзәккә ярдәм кулын сузалар».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз