news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсе Камышлы районында татар зиратында өмә узды

Самара өлкәсе Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы зиратында өмә узды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

«Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту — исәннәрнең изге бурычы. Зиратка барып, туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен, тирә-якларын чистартсаң, бу якты дөньяны күбрәк аңлыйсың», – диелә хәбәрдә.

Зиратка өмәгә 9 тулганчы ук җыела башлаганнар. Тракторлар белән чыгучылар да булган. Балалар да булышкан, дип хәбәр ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot