news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсе Камышлы районында Сәйф Сараига багышланган халыкара конференция була

«Конференцияне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, төрле өлкәләрдәге галимнәр белән берлектә үткәрергә ниятлибез», - диде Александр Еремкин.

Самара өлкәсе Камышлы районында Сәйф Сараига багышланган халыкара конференция була
Абдул Фархан

«Каскад» куркынычсызлык фонды җитәкчесе Александр Еремкин быел Самара өлкәсе Камышлы районында урта гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сараига багышланган халыкара конференция оештырлачагын әйтте.

«Самарада Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашу булды. Төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи белән бәйле мәсьәләне күтәрдем. Аңа багышлап Самара өлкәсе Камышлы районында халыкара фәнни-гамәли конференция оештыруда ярдәм кирәклеген әйттем. Евгений әфәнде безнең үтенечне тыңлады һәм теләктәшлек белдерде. Аның хәер-фатихасын алдык», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Александр Еремкин

Аның әйтүенчә, киләсе атнада оештыру эшләре буенча план төзеләчәк. «Мәдәни инициативаларның президент фондыннан да грант алырга исәп бар. Конференцияне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, төрле өлкәләрдәге галимнәр белән берлектә үткәрергә ниятлибез. Самара өлкәсенең Тышкы элемтәләр департаменты, Камышлы районы администрациясе дә ярдәм итәргә әзер», - диде Александр Еремкин.

«Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән хезмәттәшлегебезнең уңай нәтиҗәләре бар, Сәйф Сараи мирасын өйрәнү эшләре дәвам итә. 2021 елда Казанда Сәйф Сараиның 700 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференция узды, узган ел Камышлыда «Сәйф Сараи укулары» төбәкара фәнни конференциясе узды, Каһирәдә «Болгар-Нил» халыкара фәнни конференциясендә Сәйф Сараига багышланган чыгышлар булды», - дип искәртте.

Александр Еремкин халыкара конференция фәнни яктан кызыклы булыр дип саный. «Күп гасырлар дәвамында Сәйф Сараиның иҗаты тикшеренүчеләрдә кызыксыну уятты. Бөек илебезнең бөек тарихына мөнәсәбәте булган бу эшне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

«Иң элек укучылар катнашында Сәйф Сараи укуларын үткәрәсебез килә, аның әсәрләрен яшьләр арасында танытырга исәп бар. Камышлы районы администрациянә Сәйф Сараи музеен булдырыр өчен грантка гариза бирергә тәкъдим иттем», - диде белгеч.

  • Сәйф Сараи 1321 елда Алтын Урданың Камышлы шәһәрендә туган төрки-татар язучысы. «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләре авторы. Сарай әль-Җәдид шәһәрендә укыган. 1380нче елларда Мисырга күченгән һәм Солтан сараеның канцеляриясендә эшләгән. 1396 елда вафат булган.
  • «Гөлестан» Нидерландның Лейден университеты китапханәсендә саклана. Икенче кулъязма Үзбәкстанда табылган, ул шигырьләрдән һәм «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаныннан тора.

Фото: © Александр Еремкин

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100