news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсе Камышлы районында Сәйф Сараига багышланган очрашу булды

Самара өлкәсе Камышлы районында Сәйф Сараига багышланган очрашу булды
Фот: Самара өлкәсе Камышлы районының социаль челтәрдәге төркеменнән

Бүген, 21 мартта, Самара өлкәсенең Камышлы районы китапханәсендә журналист, тарихчы, туган якны өйрәнүче, күпсанлы мәкаләләр авторы һәм Самара татарлары тарихы турында берничә китап авторы Шамил Галимов белән Сәйф Сараига багышланган очрашу узды. Бу хакта Самара өлкәсе Камышлы районының «Вконтакте» социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Очрашуга туган якны өйрәнүчеләр, Камышлы районы тарихчылары, татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, үз халкы, үз милләте тарихына битараф булмаган кешеләр чакырылган иде. Шамил Галимов татар халкы тарихы турында яңа мәгълүмат бирде, татар шагыйре Сәйф Сараиның тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча башланган эшне дәвам итүне сорады, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © https://vk.com/wall-106274286_17644

Сәйф Сараи - Алтын Урда чорының бөек татар шагыйре. Үз чорында ул танылган шагыйрь була, әмма соңрак аның иҗаты озак вакытлар татар укучысына билгеле булмый.

Бүгенге көндә татар шагыйренең тормышын, иҗатын өйрәнүче галимнәр Сәйф Сараиның Самара краеның Камышлы җирендә туган дигән фикердә килешә. Бу мәсьәлә белән Самара өлкәсе тарихчылары һәм туган якны өйрәнүчеләре шөгыльләнә.

Очрашуда һәр кеше татар халкының тарихы турында кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты. Камышлы җирендә шагыйрьгә багышланган фәнни конференция үткәрү мәсьәләсе дә яңгырады. Эшлекле очрашуда һәркем үз халкының тарихы, традицияләре турында яңа мәгълүмат белән танышты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100