Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсе Камышлы авылында балаларга татар халкы гореф-гадәтләре турында сөйләделәр
«Нык гаилә – көчле Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Самара өлкәсе Камышлы авылы гомуми урта мәктәбендәге «Березка» балалар бакчасында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган «Татар халкының гореф-гадәтләрен белик» дигән танып белү сәгате узды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Балалар татар халкының традицияләре һәм йолалары турында белемнәрен тулыландырды, күп кенә йолаларның әлегә кадәр кызыгы бетмәве һәм буыннан-буынга тапшырылуы хакында белде.
Чара барышында балалар «Татар йорты» мини-музеенда булды. Биредә милли татар ризыкларын искә төшерделәр, татар халкының милли киемнәре һәм милли бизәкләрнең үзенчәлекләре хакында сөйләделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз