news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсе башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Сафиулла Вильданов вафат

6 августта, озакка сузылган каты авырудан соң Самара өлкәсе башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Сафиулла Вильданов вафат булган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Сафиулла Вильдановны 7 августта өйлә намазына кадәр Самара өлкәсенең Зур Черниговка районы Иргизский бистәсендә җирләгәннәр.

«Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз», - диелә татар җәмәгатьчелеге исеменнән Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров юллаган кайгынамәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot