news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Самара муллалары» китабын Җәмигъ мәчете имамы үз акчасына чыгарган

Әлеге китапта Самара-Куйбышев мөселманнары: имамнар, активистлар, мәхәллә хәйриячеләре турында мәгълүмат бирелә.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Самара шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинның «Самара муллалары» дигән китабы дөнья күрде. Китап аның авторы – Иршат хәзрәт Сафинның шәхси акчасына нәшер ителгән. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Фотоларны эшкәртү һәм текстларны редакцияләү эше «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасы редакциясендә башкарылган.

Әлеге китапта, төрле чыганакларга таянып, Самара-Куйбышев мөселманнары: имамнар, активистлар, мәхәллә хәйриячеләре турында мәгълүмат бирелә.

Басманы Җәмигъ мәчете бинасында сатып алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot