news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара мөселманнарының съезды булды

Җәмигъ мәчетендә Самара мөселманнарының VII съезды узды. Анда губерниянең төрле почмакларыннан 250 делегат катнашты. Алар арасында өлкәнең дини оешмалар һәм милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, бизнес вәкилләре бар иде. Съездга шулай ук Оренбург, Ульяновск, Пенза өлкәләренең дини идарәләре вәкилләре дә чакырылган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Искәртик, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте съезды алты елга бер тапкыр уздырыла, ул төбәк мөселман өммәтенең иң мөһим вакыйгаларының берсе булып тора. Анда алдагы сайлау чорында башкарылган эшкә йомгак ясала, шулай ук мөселманнарның Төбәк Диния нәзарәтенең - президиум һәм контроль-ревизия комиссиясе җитәкче органнары составы сайлана.

Шул ук вакытта төбәк идарәсе рәисе Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан билгеләнә.

Традиция буенча мәҗлес Изге Коръән аятләре уку белән башланды. Шуннан соң Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровның сәламләү сүзләре укылды. «Съезд безнең ил өчен катлаулы, тизрәк тынычлык урнаштыру өчен милләтара һәм конфессияара халыкларны берләштерергә кирәк вакытта үткәрелә», дип билгеләп үтте Төбәк башлыгы үзенең юлламасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100