Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара Җәмигъ мәчетендә Хисб ут-тәһрир фиркасе тарафдарлары листовкалар тараткан
Самара Җәмигъ мәчетендә Хисб ут-тәһрир фиркасе тарафдарлары листовкалар тараткан
(Самара, 14 июнь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Самара Җәмигъ мәчетендә җомга көнендә Хисб ут-тәһрир фиркасе тарафдарлары урам кәгазьләре (листовкалар) тараткан. Бу гамәл Самара муллаларын уятып җибәргәндәй иткән. Чөнки моңа кадәр Җәмигъ мәчетендә сәяси тынлык хөкем сөргән. Бу уңайдан мәчеттә чираттан тыш утырыш җыелган. Дөрес, нигәдер анда татар милли хәрәкәте әгъзалары, милли мәгълүмат чаралары җитәкчеләре чакырылмаган. Монысы исә җирле активистларны бик гаҗәпләндерде. Чөнки динебезне пычрату буенча андый провокацияләр милли җанлы һәркемнең йөрәгенә тия бит, диләр алар.
Шулай да мөфтият җитәкчелеге динебезнең пакьлеген яклау буенча рус телендә чыгып килүче “Азан” газетасына таянырга булган. Шушы вакыйга уңаеннан бу газета мөфтият акчасына махсус сан чыгарды. Беренче сәхифәсе мөселман динкардәшләребезне уяулыкка өндәгән мөрәҗәгате һәм мөфтиятнең “Хисб ут-тәһрир”челәргә каршы гаепнамәсенә бирелгән. Ә калган битләрендә “Хисб ут-тәһрир”нең тарихы, аның җитәкчеләре турында мәгълүматлар урын алган. Һәм аларның тәгълиматы Коръән-Кәрим аятьләре, хәдисләр нигезендә фаш ителә.
Самара өлкәсе милли хәрәкәтнең көчәюе, динебезнең тамырлар җәюе белән таныла бара. Бәлки нәкъ шул вәзгыять дин дошманнарына тынычлык бирмидер дә, дигән фикер хөкем сөрә милли хәрәкәт активистлары арасында. Алар фаразынча, “Ислам халифәте төзү” турындагы сафсата – бары тик Ислам диненә карата чираттагы провокация генә. Монда Ислам диненең бернинди катнашы да юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз