news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара мәдәни-агарту үзәгендә гармунчы Мидхәт Әминов белән иҗади очрашу узды

Самара мәдәни-агарту үзәгендә гармунчы Мидхәт Әминов белән иҗади очрашу узды
Фото: https://mincult.tatarstan.ru

Самараның «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә гармунчы-виртуоз, «Идел» эстрада ансамбле җитәкчесе, «Заман» татар балалар фольклор ансамбле гармунчысы Мидхәт Әминов белән иҗади очрашу узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мидхәт Әминов яшь чагыннан ук татар халык музыкасын саклау идеясе белән яши, тормышын гармунсыз күз алдына да китерә алмый. Гомер буе ул баянчы, гармунчы, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиевнең якын дусты һәм фикердәше була, диелә хәбәрдә.

Музыкант сүзләренә караганда, гармунда уйнарга ул үзлегеннән өйрәнгән. Бала чагында ук форточка аша авыл клубына кереп, анда гармунда уйный торган булган.

«12 яшемдә миңа беренче гармунны олы апам Фәния бүләк итте, ул аны үзенең беренче стипендиясенә сатып алды. Мин аны күрше авылга каршы алырга бардым. Ул безнең авылдан 3 км ераклыкта урнашкан. Өйгә мин җәяү, шушы гармунда уйный-уйный кайттым. Ул вакытта дөньядагы иң бәхетле кеше идем. Шуннан бирле гармуннан аерылганым юк. Ул минем тормышымның бер өлеше», — дип уртаклашты Мидхәт Әминов.

Бу кичне гармунчы «Ядкәр», «Кил, иркәм, кил инде», «Күбәләк», «Ай былбылым», «Урсал тауда», «Мин яратам сине, Татарстан», «Виновата ли я», «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались» һәм башка җырларны башкарды. Очрашуга килгән кунаклар аңа кушылып җырлады, гармунчының виртуоз уенына кушылып биеделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot