news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов мөфтияте каршындагы «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге туры эфирда дәресләр үткәрә

Дәресләрдә Изге Китаптагы аятьләргә тәҗвид кагыйдәләре буенча җентекле аңлатма бирелә.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге туры эфирда дәресләр үткәрә, анда Изге Китаптагы аятьләргә тәҗвид кагыйдәләре буенча җентекле аңлатма бирелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Дәресләр туры эфирлар форматында Instagram социаль челтәрендә уза.

Рамазан аенда башланган дәресләрдә Коръән текстының бер бите җентекләп тикшерелә. Бу – теләгән һәркем өчен Изге Китапны уку күнекмәләрен яхшыртуда уникаль мөмкинлек.

Дәресләр кичке якта көн аралаш үткәрелә.

Дәресне туры эфирда карый алмаган кешеләр #разборкорана хэштегы ярдәмендә аның язмасын таба ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot