news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара мәчетләрендә Корбан гаете намазы башлану вакыты билгеле

21 августта дөнья мөселманнары Корбан гаетен бәйрәм итә.

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Быел 21 августта бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Самара мәчетләрендә иртәнге намаз 4.30 сәгатьтә, бәйрәм намазы 6.15 сәгатьтә башлана. Бу турыда Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән, Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Корбан гаете намазлары түбәндәге мәчетләрдә укылачак:

  • Җәмигъ мәчете, Стара-Загора ур, 54. 
  • Тарихи мәчет. Алексей Толстой ур, 61а. 
  • Мәхәллә №932. Малый тупик ур, 127. 
  • Кряж бистәсе мәчете, Новокуйбышевское шоссе, 2а.
  • "Болгар яңарышы" мәчете, Чекистлар ур, 49. 
  • Казанда Корбан гаете намазы башлану вакыты, корбан чалу урыннары билгеле булды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100