news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбендә җәйге лагерь ачылды

«Нур» көндезге лагере җәй дәвамында эшли.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 1 июньнән Самара өлкәсендәге «Яктылык» мәктәбе янындагы «Нур» көндезге лагере эшли башлады. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Мәктәп яны лагерында балалар иртән зарядка ясады. Аннары музыка астында күнегүләр ясадылар һәм биеделәр. Асфальтта рәсем ясау бәйгесе дә оештырылды. Алар Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә дә булды.Җәй дәвамында балаларны мавыктыргыч уеннар көтә», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot