news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең "Яктылык" мәктәбе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте

"Яктылык" - Самара өлкәсендәге бердәнбер татар мәктәбе.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). "5 апрельдә Самара өлкәсендәге "Яктылык" мәктәбенең 20 еллыгына багышланган чаралар узды", дип яза “Самара язмышлары” сайты.

Юбилей уңаеннан Самарада “Заманча мәктәп шартларында белем бирүнең этномәдәни компонентын тормышка ашыру” дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция узды, “Таң”мәдәният йортында бәйрәм концерты булды.

Чарада хөрмәтле кунаклар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан вәкилләр, шулай ук Казанның татар телен өйрәнә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары бар иде.

Тантана Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинның сәламләвен уку белән башланып китте. Хатта билгеләп үтелгәнчә, "Яктылык" мәктәбе бүген Самара өлкәсендә заманча мәгариф үзәкләренең берсе булып тора. 20 ел эчендә мәктәп тәрбия һәм белем бирүдә бай тәҗрибә тупланган. Мәктәптә югары сыйфатлы белем бирелә. Аның ярдәмендә укучылар тормышта лаеклы урын табарга; ватан, халык язмышы өчен җаваплы булырга өйрәнә. Моннан тыш "Яктылык" мәктәбендә милли рухи-әхлакый мохит тудырылган. Ул балаларга милли мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне, үз халкының тарихын өйрәнергә, сәләтләрен үстерергә, халык иҗаты белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Котлау сүзләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та кушылды.

Самара өлкәсе  мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин "Яктылык" татар мәктәбенең 20-еллыгы – Самара өчен зур вакыйга икәнлеген, аның әлеге төбәктә эшли торган бердәнбер татар мәктәбе булуын билгеләп үтте. "Яктылык" туган телне генә өйрәтеп калмыйча, укучыларны мәдәни яктан да үстерә”, - диде Талип хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100