news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында «Карга боткасы»нда спорт ярышлары да үткәрелгән

Тамашачылар концерт караганда, оештыручылар клуб янында 4 төрле ботка пешергәннәр.

(Казан, 22 март, “Татар-информ). Похвистнево районының Яңа Мансур авылында “Карга боткасы” бәйрәме узды. Бу турыда Самара өлкәсе Татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл үзешчәннәре бәйрәмгә “Чәчәк ат син, туган авылым!” дип аталган концерт программасы әзерләгән.

Тамашачылар концерт караганда, оештыручылар клуб янында 4 төрле ботка пешергәннәр, зур самавырларда чәй кайнаткан, өстәлләрне майлы коймак, җиләк бәлешләре белән бизәгән.

Бәйрәм спорт уеннары белән кичкә кадәр булган. Һәр катнашучыга бүләк бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot