news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте яшьләре грант отты

Катнашучылар уникаль худилар ясаган.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте яшьләре Фәрзәнә Мәхмүтова һәм Әлфинур Мәхмүтова Казанда узган этномәдәни форумда катнаштылар.

Активистлар «Киемнәрдә татар билгесен ясау» проекты белән чыгыш ясадылар һәм 40 мең сум грант оттылар. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Татар мирасы» яшьләр этномәдәни форумы 8-12 декабрьдә Татар яшьләре лидеры мәктәбе кысаларында узды. Чараны Татарстан Яшьләр министрлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» Яшьләр үзәге оештырды.

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте яшьләре тәкъдим иткән проект Самара шәһәренең татар яшьләр хәрәкәтенә ярдәм итәчәк. Катнашучылар уникаль худилар ясаган, аларны киеп йөрүчеләр башкалар арасында аерылып торача, диелә бу хәбәрдә.

«Халыклар дуслыгы йорты», «Самара татарлары» сайты, «Кулинария» кибете һәм «Самара татарлары» журналы һәм «Бердәмлек» газетасы проектның партнерлары булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100