Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы Мансур Ямалетдинов вафат
Аны иртәгә Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында җирлиләр.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Озак авырудан соң Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы, «Татар балалары җырлый» фестиваленә нигез салучы 83 яшьлек Мансур Ямалетдинов вафат булды.
«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм 23 августта үзенең туган авылында — Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында җирләнәчәк.
Хушлашу мәрасиме 9.00 сәгатькә кадәр Самара шәһәре, Академик Павлов урамы, 80-14 (беренче подъезд) адресы буенча үтәчәк.
«Мансур ага өлкә татарлары өчен янып-көеп, „Туган тел“ дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшәде, отчет утырышларында катнашканда теге яки бу мәсьәлә буенча саллы фикерен әйтми калмады. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен», диелә Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз