Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте 30 еллык юбилеен билгеләп үтте
Делегатлар төрле секцияләргә бүленеп эшләде.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте. Анда татар милли хәрәкәте активистлары катнашты. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Тантанага өлкәнең барлык районнарыннан, шәһәрләрдән, хәтта Татарстаннан да 250ләп кеше килгән иде.
Делегатлар «Финанслар», «Татар гаиләсе», «Яшьләр һәм спорт», «Милли мәгариф», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Мәдәният» секцияләренә бүленеп эшләде. Һәркайсында төпле фикерләр яңгырады, кызыклы тәкъдимнәр кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз