news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Самара өлкәсенең Похвистнево районында “Туган тел” җәмгыяте оешты
Самара өлкәсенең Подбельски шәһәрендә Похвистнево районында тупланып яшәгән татарларның “Туган тел” җәмгыяте төзелде
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Самара өлкәсенең Похвистнево районында шунда яшәгән милләттәшләребезне сөендереп, күңелле вакыйга булып узды. Бу көннәрдә өлкәнең Подбельски шәһәрендә Похвистнево районына кергән татарларның “Туган тел” җәмгыяте оештырылды. Тантаналы чарада катнашу өчен шәһәр мәдәният сараена шушы районның Гали, Мәчәләй, Яңа Мансур авылларыннан һәм Подбельски шәһәреннән вәкилләр җыелган иде.
«Туган тел» җәмгыятен оештыру чарасында аның 9 кешедән торган Шурасы һәм рәисе сайланды. Рәис итеп җирле эшкуар, өлкәдә хәләл ризыклар җитештерүче Расих әфәнде Латыйпов сайлап куелды, дип хәбәр итә Самара татарларының рәсми сайты.
Подбельски шәһәрендә “Туган тел” җәмгыятен оештыруда Похвистнево районы хакимияте башлыгы Валентина Шелкаева да катнашты. Журналист Шамил Баһәветдин форсаттан файдаланып аңа: “Сез Похвистнево районында күпме яшисез һәм мондагы татарларны беләсезме? Сәяси кампанияләрдә, сайлауларда татарлар ничек катнаша? ”- дигән соравына Валентина Шелкаева:
- Татарларны мин эш сөючән халык буларак, яхшы беләм. Чөнки мин Похвистнево районында 41 ел торам, өстәвенә шуның соңгы 4 елын район хакимиятендә хезмәт куям. Татарлар, чыннан да, бик булдыклы, уңган халык. Похвистнево районында 8 татар авылы бар, һәм аларның һәрберсе үз йөзе белән аерылып тора. Мәсәлән, Гали авылында эшмәкәрлек куәтле булса, Мәчәләйдә гореф-гадәтләр көчле сакланган, ә менә Яңа Мансур татарларында җаваплылык хисе бик югары.
Сайлаулар мәсәләсенә килгәндә, татар авыллары үзләрен гел иң яхшы сыйфатта күрсәтеп килә. Алар бик бердәм халык, шуңа күрә аларның сайлауда катнашулары 95 процентны тәшкил итә. Ә менә өлкәнең чуаш, мукшы, рус халкының тик 60 проценты гына сайлауга тавыш бирергә килә.
В.Шелкаева көн темасына әйләнеп кайтып: «Районда «Туган тел» татар җәмгыяте оешу – үзе бер куанычлы күренеш һәм мин моңа бик шатмын», - диде.
Шуны әйтеп китү дә бик урынлы булыр иде: Самара өлкәсенең өлкә үзәгендә, Сызран, Тольятти шәһәрләрендә, Шентала авылында татар милли оешмалары күптәннән һәм бик уңышлы эшләп килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot