Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Мулла авылы китапханәсендә «Китап сөючеләр көне» булды
Балалар «Китап сөючеләр» утравында яраткан шигырьләрен сөйләгәннәр, табышмаклар чишкәннәр.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Елховка районы Мулла авылы китапханәсендә «Китап сөючеләр көне» бәйрәмен оештырганнар.
«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, балалар «Китап сөючеләр» утравына юл тоткан. Анда «Әкиятләр тавы», «Хикәяләр кыры», «Шигырьләр култыгы» һәм «Маҗаралар елгасы» дигән каршылыклар аша үткәннәр.
«Әкиятләр тавы» дигән каршылыкны үтү өчен тылсымлы сүзләрне һәм әсәр геройларын искә төшергәннәр, «Шигырьләр култыгы» аша «йөзгәндә» яраткан шигырьләрен сөйләгәннәр, табышмаклар чишкәннәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз