news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак

Чарада Самара өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 30дан артык регионыннан делегацияләр катнашачак.

Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак
tatar-congress.org

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). 28-29 июнь көннәрендә Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халкыбызның әлеге гүзәл бәйрәме Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты, Самара губернаторы ярдәмнәре белән оештырыла. Чарада Самара өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 30 дан артык регионыннан делегацияләр катнашачак. 

Ике көнлек программа кысаларында: 28 июнь көнне — Камышлы авылы, Әнвәр Давыдов исемендәге мәдәният сарае алдындагы мәйданда Татарстан Республикасының танылган сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, 29 июнь көнне — ат чабышы һәм күргәзмәләр, милли көрәш ярышы, балалар өчен төрле конкурслар, төрле иҗади коллективлар катнашында концерт программалары оештырылачак.

Сабантуйда милли утарлар да корылачак. Биредә Татарстанны Кукмара районы тәкъдим итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100