news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Камышлы халык театры сезонны Туфан Миңнуллин пьесасы белән ачты

Камышлы авылы халык театры "Алты кызга – бер кияү" моңсу комедиясен сәхнәләштерде.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, “Камышлы хәбәрләре”, Рәисә Төхбәтшина). Самара өлкәсендә Камышлы авылының 97 еллык тарихы булган халык театры үзенең чираттагы театр сезонын ачып җибәрде, дип яза “Камышлы хәбәрләре” татар газетасы.

Камышлы районында 10 меңнән күбрәк халык яши, аларның 80 проценты – татарлар.

Театрга халык театры исеме күп еллар элек бирелсә дә, ул үзенең статусын югалтмый, аны яклап килә. Менә 20 ел инде Гүзәлия Шакирова театрның алыштыргысыз режиссеры булып хезмәт куя. Быел биредә Туфан Миңнуллинның “Алты кызга – бер кияү” исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр.

“Камышлы халкы үз театрының сәхнә әсәрләрен сагынып көтеп ала, яратып карый. Рольләрдә – һәвәскәр артистлар, һәрберсе үз ролен югары профессиональ дәрәҗәдә, бик оста итеп уйный. Бу юлы спектакльдә Наил Хәкимов, Алия Кәримова, Лилия Фәртдинова, Ильмира Әхмәтшина, Зәлия Баһаутдинова, Светлана Хәлимова һәм Римма Галимуллина уйный.

Труппаны уңышлы куелышы белән район хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резедә Төхбәтшина тәбрик итте.

Театр сәнгате халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә, йолаларына мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Киләчәктә дә режиссерга шушы изге юлдан тайпылмыйча, гыйбрәт алырдай сәхнә әсәрләре тудырып, халкыбызга хезмәт итү өчен иҗат ялкыны сүнмәсен дип телисе килә”, – дип яза “Камышлы хәбәрләре” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100