news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең IV авыл сабан туе Камышлыда уза

Бәйрәм 14 июльдә сәгать 10да ат чабышлары белән башланып китә.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Самара өлкәсенең IV авыл сабан туе 14 июльдә Камышлы авылында була. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Бәйрәм сәгать 10да ат чабышлары белән башланып китә. Шул ук вакытта механизаторлар бәйгесе дә старт ала.

11 сәгать 30 минута бәйрәмнең рәсми ачылышы булачак. 12 сәгать 30 минутта Самара өлкәсе муниципаль районнарының үз мәйданнанрын тәкъдим итүе каралган.

13.00 сәгатьтә “Көрәш” милли бәйгесе башлана. Төбәк районнарының иҗади коллективлары чыгышы да шул вакытта башланып китә.

Бәйрәмдә автор-башкаручы Фирдүс Тямаев һәм Казаннан “Болгар кызлары” вокал триосы чыгышлары да көтелә.

Өлкә Сабан туе программасында шулай ук халык уеннары һәм спорт ярышлары да булачак. Теләге булган һәркем бәйрәмдә күңел ача алачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot