news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәчете ярдәм сорый

Авыл имамы коммуналь хезмәтләр, янгын күзәтчелеге таләпләрен үтәү өчен шактый акча кирәк булуын әйтә.

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәчете ярдәм сорый
Владимир Васильев

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәчете эшчәнлеген алып бару өчен матди ярдәм итүне сорый. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Коронавирус Сovid-19 пандемиясе таралу сәбәпле, күп кенә оешмалар үз-үзләрен изоляцияләргә мәҗбүр булды. Иске Ярмәк авылында яшәүчеләр да биш тапкыр намазны өйдә укырга мәҗбүр.

«Дин йортларының үз эшчәнлеген мәхәллә кешеләре теләк-ярдәме белән генә башкарулары һәркемгә мәгълүм. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында мәчетләрдә мәхәллә кешеләре йөрмәү сәбәпле, без туганнарга, апа-сеңелләргә, дусларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез», — ди авыл имамы.

Мәчет хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү, коммуналь хезмәтләр өчен (газ, ут һ.б.), шулай ук янгын күзәтчелеге таләпләрен үтәү өчен (бинаның түбәсен эшкәртү, газ казанын алыштыру, мәчет фундаментын төзекләндерү һәм ныгытуга) шактый акча кирәк, диелә хәбәрдә.

Иске Ярмәк авылы мәчете имамы, Камышлы һәм Келәүле районнары имам-мөхтәсибе.Рамил (Габдулла хәзрәт) Кәримов мөмкин булган кадәр ярдәм итүне сорый. «Акчаны минем кесә телефонына беркетелгән банк счетына күчерергә мөмкин — телефон номеры: 8-927-72-18-382», — дип яза ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100