news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Гали һәм Нугай авылларында сәяси корбаннарга һәйкәл ачылды

«Без ул тарихи вакыйгаларны онытмаска һәм гыйбрәт алып, бөтен көчебезне шул тарихи афәтнең кире кайтмавына куярга тиешбез», — ди Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Кичә Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали һәм Нугай авылларында сәяси корбаннар истәлегенә һәйкәлләр ачылды.

Сызрань шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев «Самара татарлары» сайтында хәбәр иткәнчә, чарага Самардан, Похвистневодан кунаклар килгән. Алар һәйкәлләрне ясаттыручы һәм чараны оештыручыларга рахмәт белдергән.

Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев сүзләренчә, иганәче — авыл җирләре белән шөгыльләнүче фермер Камил Исхаков, изге эшкә мөмкинчелекләр тудыручы — авыл башлыгы Идрис Муллабаев һәм аның ярдәмчесе Кәүсәр Шәйхетдинова.

«Шәхсән үземнән аларга олуг рахмәтләремне белдерәсем килә, чөнки ул сәясәт корбаннары арасында минем бабам Исламгәрәй Асылгәрәев тә бар иде. Әлбәттә, сәясәт корбаннарының күпчелеге нахакка рәнҗетелгән. Шуңа күрә без ул тарихи вакыйгаларны онытмаска һәм гыйбрәт алып, бөтен көчебезне шул тарихи афәтнең кире кайтмавына куярга тиешбез», — ди Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot