news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Гали авылында узарга тиешле төбәкара форум башка вакытка күчерелә

Әлеге карар яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында кабул ителгән.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы хакимияте Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Буыннар хәтере. Бөек Җиңүнең рухи дәресләре» III төбәкара конфессияара форумының билгесез вакытка күчерелүе хакында хәбәр итә. Бу хакта «Самара татарлары» сайты яза.

Әлеге карар яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында кабул ителгән.

Чараның яңа датасы соңрак билгеләнеп, бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot