news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең 20гә якын милли оешмалары, җитәкчелек вәкилләре белән берлектә, узган ярты еллык эшләргә йомгак ясады

Самара өлкәсенең 20гә якын милли оешмалары, җитәкчелек вәкилләре белән берлектә, узган ярты еллык эшләргә йомгак ясады

(Самара, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Самара өлкәсенең 20гә якын милли оешмалары, җитәкчелек вәкилләре белән берлектә, узган ярты еллык эшләргә йомгак ясады. Өлкә үзәгенең “Дуслык йорты”нда узган бу җыенда төрле мәсьәләләр, шул исәптән милли-мәдәни мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә хакимият оешмаларының мөнәсәбәте дә каралды. Әлбәттә инде, игътибар үзәгендә алда торган бурычлар булды. Узган ярты елда милли-мәдәни оешмалар арасында иң актив эшләүче һәм халык арасында зур абруй казанган дип Самараның “Туган тел” оешмасы танылды.

Утырышта җәмәгатьчелек тарафыннан өстәмә сораулар да кертелгән иде. Берсе турында аеруча тукталып үтү кирәктер. Яңадан губернатор итеп сайланган Константин Титов үз ярдәмчеләрен, ягъни министрларны билгеләүдә халык фикеренә дә таянырга ниятен белдергән. Шуннан файдаланып, төрле төркемнәр үзләре хуп күргән шәхесләр файдасына халык арасында имзалар җыя башлаган. “Туган тел” җитәкчесе Шамил Баһаветдинов исә һәр милли оешманың җитәкчеләре нинди урында кемне күрергә теләүләрен белдерсә дә җитә, диде. Чөнки түрәләрнең милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә мөнәсәбәте аеруча мөһим. Башка оешмалар җитәкчелеге дә моның белән ризалашты.

“Туган тел” җитәкчелеге фикеренчә, мәгариф эшләрен элекке мәгариф башлыгы Ефим Коган кулында калдыру кулайрак булыр. Татар җәмәгатьчелегенә аның мәктәпләрне христианлаштыруга каршы торганлыгы аеруча ошый икән. Чынлап та, күп динле илдә мәктәпләрдә бер генә дингә игътибар биреп, башкаларны читкә этәрү тырышлыгы күпләрне борчыган иде. Коган мондый ният-гамәлләрнең киңәюенә юл бирмәде.

Шулай да, элеккеге мәгариф башлыгының авыл җирләрендә мәктәпләрне эреләтү кампаниясендәге гамәлләре белән ризалашмаучылар да булды. Ләкин монысы Мәскәү кушуы буенча оештырылган мәҗбүри тәҗрибә генә, дип Ефим Коганны акларга тырыштылар. Һәм аның акыллы тәкъдимнәргә колак сала белүе дә ошый икән милли хәрәкәт активистларына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100