news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә юкка чыккан Алтын Тау бистәсенең 100 еллык юбилеен үткәрделәр

Татар Байтуган авылында С.Г. Вагыйзов музей-йортында Шамил Галимовның «Самара өлкәсенең татар авыллары» китабы тәкъдим ителде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Татар Байтуган авылында С.Г. Вагыйзов музей-йортында Шамил Галимовның «Самара өлкәсенең татар авыллары» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Музейда юкка чыккан Алтын Тау бистәсенең элеккеге кешеләре җыелды. Быел бистәгә нигез салынганга 100 ел булыр иде. 1 май көнне Алтын Тау зиратында өмә үткәрелде.

Бистәнең элеккеге кешеләре җыелып, зиратны чистартты,  койма куелды, тирә-юньгә чыршы утырттылар.

Спонсорлык ярдәме өчен район башлыгы Р.К. Баһаветдиновка, транспорт өчен директор И. Ф. Инсафовка,   үсентеләр өчен урман хуҗалыгы директоры Х. Х. Сытдиковка, шулай ук тракторчы Э. А. Хәлимовка рәхмәтләрен җиткерделәр, диелгән хәбәрдә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100